Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков видеоконференцэлемтә аша Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышында катнашты.
Су ресурслары федераль агентлыгы оештырган киңәшмәдә шулай ук «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, «Россия ЕЭС» РАО, «РусГидро» ГАҖ, Мари Республикасы, Ульяновск, Самара, Волгоград, Әстерхан өлкәләре һәм Идел буеның башка төбәкләре вәкилләре катнашты.
Утырышта Идел-Кама каскады сусаклагычларының быелның 11 ноябреннән 10 декабренә кадәрге эш режимнарын билгеләүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Экология министры А.В. Шадриков Татарстан Республикасы позициясен әйтте – гамәлдәге су ресурсларын куллану кагыйдәләре нигезендә, Куйбышев сусаклагычы гидроузелы аша чыгарыла торган су күләмен 4700 куб.м/с дәрәҗәсеннән 3400 куб. м/с дәрәҗәсенә кадәр киметергә кирәк. Бу Куйбышев сусаклагычындагы су дәрәҗәсенең киләчәктә кимүен туктату һәм су ресурсларын туплау өчен кирәк. Бу тәкъдимне, шул исәптән, тавыш биргәндә, Мари Республикасы, Ульяновск һәм Самара өлкәләре һәм «Татэнерго» АҖ вәкилләре дә актив хуплады.
Идел буеның барлык субъектлары, «Россия ЕЭС» ААҖ, «РусГидро» ГАҖ, Росводресурсы тарафыннан, Куйбышев сусаклагычы гидроузелы аша чыккан суны 4400 куб. м/с кадәр киметергә тәкъдим ителде.
Билгеләнгән режимнар Росводресурсы сайтында урнаштырылачак.
Киләсе утырыш 2021 елның 9 декабренә билгеләнде.