«Чиста булачак» хәрәкәте волонтерлары 150 табигать саклау чарасы үткәргән. Бүген Александр Шадриков активистлар белән очрашты

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

150 табигать саклау чарасы, 345 экологик дәрес уздырылган, аларда 10 меңнән артык кеше катнашкан, «Минем экологик җәем» дигән тематик ишегалды лагерьлары оештырылган, хайваннарны яклау акцияләре, икенчел чимал җыю һ.б. чаралар үткәрелгән. Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Балалар «ТР мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында экология буенча дәресләр буенча республика конкурсы», «Экология университеты» һәм «Экологик бәйрәмнәр»не аерым билгеләп үттеләр, алар киләсе елда да дәвам иттереләчәк. Очрашу кысаларында активистлар шулай ук үзләренең яңа идеяләре белән дә уртаклаштылар. Балалар чүп-чарны аерым җыю фестивале оештырырга һәм экологик туризм конкурсы үткәрергә ниятлиләр. 

«Санитар-эпидемиологик таләпләр белән бәйле кыенлыкларга карамастан, сез быел бик күп эш башкардыгыз, – дип билгеләп үтте табигать саклау ведомствосы җитәкчесе, активистларга мөрәҗәгать итеп. – Иң мөһиме, сез фикердәшләрне бергә туплап, «Чиста булачак»ның зур коллективын берләштерәсез, шуның белән республикабыз файдасына зур, фидакарь эш башкарасыз. Барлык командага да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм».

Очрашу ахырында Александр Шадриков хәрәкәттә катнашучыларны республиканың су объектларының яр буе территорияләрен чистарту өмәсенә кушылырга чакырды. Балалар идеяне энтузиазм белән кабул итте һәм министр тәкъдимен хуплады. 

Белешмә: 2015 елда Татарстан Президенты «Чиста булачак» хәрәкәтенә старт бирде. Бүген #зеленаякомандаБЧ командасы Татарстан Республикасының һәр почмагында актив һәм битараф булмаган яшьләрне берләштерә. Хәрәкәттә 25 меңнән артык кеше канаша, алар, халыкны «Әйләнә-тирә мохитне саклау», «Калдыкларны аерым җыю» кебек социаль әһәмиятле проектларда катнашырга җәлеп итеп, республикабыз халкының экологик культурасын күтәрүгә омтыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International