Чисталык саклау – бик җиңел! Барыгызны да өмәгә чакырабыз

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу шимбәдә, 13 ноябрьдә, «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектыбуенча йомгаклый торган гомумреспублика өмәсе узачак. Кыш алдыннан яр буе территорияләрен, шул исәптән Казансу елгасы акваториясен чистарту буенча мондый зур генераль өмә быелга соңгысы булачак. Акцияне оештыручы – ТР Экология министрлыгы, «Су хуҗалыгы комплексын үстерүнең мәгълүмати-аналитик үзәге» ФДБУ, ТР «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте һәм РГҖ Татарстандагы бүлеге. Казанда өмәнең үзәк ноктасы Түбән Заречье комлыгы булачак. Моннан тыш, волонтерлар һәм студентлар тагын ике мәйданчыкта җыештырачак: Гаврилов урамындагы яшел зонада һәм Рус-Алман Швейцариясе территориясендә тәртип урнаштырачак.  Киң күләмле өмәләр Татарстанның бөтен территориясендә оештырылачак.

Чара 10:30 сәгатьтә башлана. Теләге булган һәркемне чакырып калабыз! Сездән – яхшы кәеф, бездән – инвентарь, хуш исле чәй һәм кайнар пироглар. Җылырак киенергә онытмагыз һәм масштаблы экологик көнгә кушылыгыз! Чисталык саклау – бик җиңел!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International