Баулының «Рябинка» балалар бакчасында экологик башлангычлар

2021 елның 12 ноябре, җомга

Баулы районының 2 нче номерлы «Рябинка» балалар бакчасында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында «Тылсымлы урманга сәяхәт» дигән экологик чара узган.  Дәрестә балалар уен формасында урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белгәннәр, табигать турында шигырьләр сөйләгәннәр һәм җырлар җырлаганнар. Моннан тыш, тәрбияләнүчеләр «Игелекле капкачлар» һәм «Duracell белән батарейка тапшыр» кебек табигать саклау акцияләрендә дә катнашканнар, 21 кг яраксызланган ток чыганагын тапшырганнар. Моннан тыш, балалар бакчасы территориясендә кошлар өчен җимлекләр дә эленгән, аларны балалар үз куллары белән ясаганнар.

«Бүген кешенең һәм табигатьнең үзара бәйләнештә торуы актуаль проблемаларның берсенә әверелде, шуңа күрә яшь буынның экологик фикерләвен һәм аңын формалаштыру безнең бурыч булып тора. Мондый чаралар балаларның экологик культурасын үстерергә ярдәм итә», - дип билгели Ык буе ТИ белгече Алия Йосыпова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International