ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

18 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Казанда Юниорларның бөтенроссия су форумы узачак. Чараның төп мәйданчыгы ИТ-парк булачак. Биредә Татарстанның да, Россиянең башка төбәкләренең дә, аерым алганда, Чиләбе, Төмән, Омск, Псков, Иркутск һәм башка өлкәләрнең дә яшь белгечләре, галимнәре һәм экспертлары җыелачак. 

Лицензия килешүе нигезендә вак таш чыгаруны гамәлгә ашыручы Әлмәт оешмаларының берсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе мәгълүматлары буенча, файдалы казылмалар чыгаруга салым түләмәгән. 


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ведомствоның территориаль идарәләре хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантыда катнашып, экологик белемнәрен сынап карады. 

Арча районының Лесхоз урта мәктәбенең экологик тәрбия үзәгендә экологлар табигатьне саклау акциясе үткәргән. Укучыларны җимлекләр ясарга өйрәткәннәр һәм кышын кошларны ничек һәм нәрсә белән тукландырырга кирәклеге турында аңлатканнар. 

Макулатура җыю буенча #БумБатл акциясе 2021елның 5-10 декабрендә илнең барлык төбәкләрендә узачак. Акциянең инициаторы булып «Илкүләм приоритетлар» АКО тора, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф һәм югары белем министрлыгы һәм берничә иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары катнаша.  


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары безнең төбәктә кошларның нинди төрләре яшәве турында сөйләгән. Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасында «Песнәкләр көне» экологик бәйрәменә багышланган чара булып узган. 

2021 елның 15 ноябреннән 14 декабренә кадәр ТР Экология министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы һәм РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссияләренең уртак утырышын оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны каплау өчен, Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуда катнашучы коммерциясез оешмалардан гаризалар кабул ителүе турында игълан итә. 

Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компания чистарту корылмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылган. 

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия экологик диктанты старт алды.  Быел чара офлайн-форматта һәм https://экодиктант крус/ порталында онлайн-форматта уза. 


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бу көнне гомумреспублика генераль өмәсенә багышлап, ял көннәрен безнең белән бергә уздырырга теләк белдерүчеләрнең һәркайсына рәхмәт белдерәбез. Көзнең соң килүенә карамастан, өмәгә килеп, республиканы тагын да чистарак итәргә омтылучыларның һәркайсына. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International