Бүген Казанда республика экологларын хөрмәтләделәр

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Йөзләгән катнашучы, 18 җиңүче, 49 призёр һәм 1 абсолют җиңүче. Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Эколидер» республика конкурсына йомгак ясадылар. Муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, журналистлар, гражданнар – ел нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Экология кемнәрдер өчен яшәү рәвешенә һәм тормыш кыйбласына әверелгән.

Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, республикада әйләнә-тирә мохит проблемаларына зур игътибар бирелә һәм «ЭКОлидер» кебек конкурслар моның ачык дәлиле булып тора. «Безнең республика Россия Федерациясенең икътисадый яктан алга киткән төбәкләренең берсе. Татарстан нефть, газ, химия һәм машина төзелешендә алдынгы. Бу әйләнә-тирә мохиткә техноген йөкләнешнең югары дәрәҗәсен билгели. Президент Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әйләнә-тирә мохит проблемаларына зур игътибар бирә. Чөнки аның сыйфаты кешеләр тормышының уңайлылыгына, аларның сәламәтлегенә турыдан-туры бәйле бит. Шуңа күрә икътисадны үстерү, табигатьне саклау һәм татарстанлыларның экологик иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре арасында балансны саклау безнең өчен өстенлекле булып тора». Үзенең чыгышында ул шулай ук илкүләм проектларның әһәмиятен ассызыклады: «Быел республика шулай ук «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнашуын дәвам иттерде. Бу «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау», «Урманнарны саклау» кебек федераль проектларны гамәлгә ашыру, алар ярдәмендә әйләнә-тирә мохитнең торышы яхшыра.

Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сәламәт яшәү рәвешен һәм республика экологиясен саклауга өлеш керткән һәркемне конкурста җиңүләре белән котлады һәм актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде: «Бүген без һәр эколидерны – сәнәгать предприятиеләре, ведомстволар, мәктәпләр, балалар бакчалары, шулай ук югары уку йортларын аерым хөрмәт сүзләре белән искә алабыз. Әлбәттә, бу экологияне, табигать ресурсларын саклау эшенә кертелгән зур өлеш булып тора. Инде 17 тапкыр нәтиҗә ясап, без катнашучылар санының елдан-ел арта баруын, чараның елдан-ел киңрәк колач алуын күрәбез. Бу республикада яшәүчеләр безне чолгап алган әйләнә-тирәлеккә таләпчән караш белдерә, дигән сүз». Александр Шадриков шулай ук экоагарту эшендә педагог роленең дә зур әһәмияткш ия булуын билгеләп үтте. Шул исәптән министр белем бирү йортларындагы укытучыларга үсеп килүче буынга белем биргән өчен һәм экологик идеяләрне һәм кыйммәтләрне трансляцияләргә ярдәм иткәннәре өчен журналистларга рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, «ЭКОлидер» республика конкурсы шәхси эшкуарларны, җирле үзидарә органнарын, мәгариф оешмаларын, иҗтимагый берләшмәләрне, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм Татарстан территориясендә табигатьтән нәтиҗәле файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итүне тәэмин итүче аерым кешеләрне бүләкләү һәм аларга этәргеч бирү максатларында уздырыла.

Быел «ЭКОлидер-2021» конкурсы нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче кубогына В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ ия булды.

«Сәнәгать һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә оешмалар һәм шәхси эшкуарлар» конкурс төркемендә җиңүчеләр:

- «Нефть һәм газ сәнәгате» номинациясендә:

1 нче урын – «ТАИФ-НК» АҖ;

2 нче урын – «ТАНЕКО» АҖ;

3 нче урын – «Транспорт һәм нефть чыгару объектлары бәйләнеше» АҖ («Связьтранснефть» АҖ – «Идел-Кама ПТУС»).

- «Төзелеш сәнәгате» номинациясендә:

1 нче урын – «СК Созидание» ҖЧҖ.

- «Энергетика» номинациясендә:

1 нче урын – «Татэнерго» АҖ филиалы – «Түбән Кама ГЭС»;

2 нче урын – «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ;

3 нче урын – «Татэнерго» АҖ филиалы Казан ҖЭҮ-2.

- «Торак-коммуналь комплекс» номинациясендә:

1 нче урын – «Гринта» ҖЧҖ;

2 нче урын – «КомунСервис» ҖЧҖ;

3 нче урын – «Альметьевск-Водоканал» АҖ.

- «Агро- һәм урман сәнәгате» номинациясендә:

1 нче урын – «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ;

2 нче урын – «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ.

Җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге белән әлеге сылтама буенча танышырга була:  https://eco.tatarstan.ru/respublikanskie-konkursi-ekolider-i-chelovek-i.htm.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International