Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казан шәһәренең Гадел Кутуй урамында төзелеш чүп-чары өелгән урынга тап булганнар. Табигатьне саклау кагыйдәләре бозылу очрагы «Халык контроле» системасы ярдәмендә билгеле булган. Калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру мәйданы 83 кв.м тәшкил иткән, күләме – 30 куб.метр.
Вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспорт белән күчергәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яисә зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») беркетмә төзелгән. Хәзерге вакытта биредә калдыклар урнаштырган предприятие территорияне санитар-тиешле хәлгә китергән.