«Минем яшел мәктәп» бөтенроссия конкурсында катнаш!

2021 елның 17 декабре, җомга

«Экокласс.рф» бөтенроссия порталы «Минем яшел мәктәп» экологик проектлар конкурсын башлап җибәргән. Чараның максаты – уку йортларында «яшел» практика кертүнең нәтиҗәле ысулларын табу һәм укучыларны экологик мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү.

Конкурс белем бирү учреждениеләрен берничә юнәлеш буенча «яшел» итәргә ярдәм итәчәк:

- калдыклар белән җаваплы эш итү һәм ресурсларны сакчыл куллану;

- биналарны яшелләндерү һәм мәктәп һәм югары уку йорты территорияләрен рациональ файдалану;

- суны саклау һәм аның сыйфатын яхшырту;

- энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге;

- экологик агарту.

Катнашу өчен  https://конкурс.зеленыешколы.рф/ рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Эксперт комиссиясе бәяләве буенча иң күп балл җыйган ун мәктәп тематик бүләкләр алачак. Иң яхшы тәҗрибәләр проектның йомгаклау җыентыгына керәчәк, ә конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар алачак.

Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International