Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын көйләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышында катнашты. Федераль су ресурслары агентлыгы оештырган киңәшмәдә шулай ук «Татэнерго» АҖ, Әйләнә-тирә мохитне мониторинглау гидрометеорологияләү буенча федераль хезмәт, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ААҖ, Федераль су ресурслары агыентлыгы территориаль органнары һәм Идел-Кама каскады сусаклагычлары белән чиктәш субъектларның башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Утырышта 2021 елның 11 декабреннән 2022 елның 20 гыйнварына кадәр булган вакыт аралыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын билгеләү мәсьәләләре каралды.
Федераль су ресурслары агентлыгы сусаклагычларның киләсе чор өчен эш режимын карады. Куйбышев сусаклагычының эш режимын үзгәрешсез калдыру тәкъдим ителде: ташландык суларны агызу чорында уртача 4400 куб. м/с.
Ноябрь аеннан Идел-Кама каскады сусаклагычына килгән файдалы агымның артуын исәпкә алып, Куйбышев сусаклагычының күләме, якынча исәпләүләргә караганда, декабрь-гыйнвар айларында Балтия системасы буенча 50,0 м га якын булачак дип билгеләнә. Александр Шадриков тәкъдим ителгән режимнарны хуплады.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, сусаклагычларның расланган эш режимнары Федераль су ресурслары агентлыгы сайтында урнаштырылачак. (https://voda.gov.ru/activities/list.php?part=37). Ведомствоара эш төркеменең киләсе утырышы 2022 елның гыйнвар аена билгеләнгән.