«Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт!»

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «ТАССР оешуның 100 еллыгы» медален тапшырды һәм Россиянең һәм Татарстанның атказанган геологына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Очрашу Экология министрлыгында узды. Исегезгә төшерәбез, Евгений Михайлович Аксенов – җир асты байлыкларының мактаулы разведчигы, Тау фәннәре академиясе академигы, Халыкара минераллы ресурслар академиясе әгъза-корреспонденты, Россия Табигать министрлыгының баш фәнни консультанты, шулай ук ул геология-минералогия фәннәре докторы, ЦНИИгеолнеру гыйльми советы рәисе. Аның җитәкчелегендә СССР һәм РФ җир асты байлыкларының минерал-чимал потенциалы бәяләнә, БДБ кайбер районнарының сәнәгать минералларына фаразлана торган перспективалылыгы раслана. Ул неруд чималы ятмаларының урнашу һәм формалашу закончалыклары буенча карталарның мөхәррире һәм күп кенә хезмәтләр авторы да. 170тән артык фәнни хезмәт авторы, автордаш һәм мөхәррир, шул исәптән монографияләр, атласлар һәм карталар хуҗасы да.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International