Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Александр Шадриков 2022-2024 елларда Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылырга тиешле табигатьне саклау чаралары турында сөйләде. Утырыш барышында Иҗтимагый совет әгъзалары быелгы норматив хокукый актларны эшләү буенча фикер алышты. Шулай ук Министрлыкта 2021 елның 3 кварталындагы коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьәләләре дә кузгатылды.