Бүген Экология министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов рәислегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсенә коррупциягә каршы яңа тәҗрибәләрне кертү.

2. 2021 елда территориаль идарәләрдә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында хисап.

3. Ык яны территориаль идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында.

4. 2020 елда һәм 2021 елның 9 аенда юридик һәм физик затларга дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын үтәү нәтиҗәләрен карау. 

5. Татарстан Республикасы хакимият органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан 2021 елның 9 аена тапшырылган коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турындагы хисапларны анализлау нәтиҗәләре буенча күзәтү. 

6. Интернет, «Ышаныч телефоны»н да кертеп,  массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган, , шулай ук гражданнар һәм юридик затлардан алына торган мөрәҗәгатьләрдә Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә коррупция күренешләре турында мәгълүматка мониторинг нәтиҗәләрен карап, 2021 елга коррупциягә каршы программаны гамәлгә ашыру турында хисап.

7. Министрлыкта коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләрен карау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International