Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән очрашу узды

2021 елның 10 декабре, җомга

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасы Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы вәкилләре белән очрашу булып узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Совет рәисе - «ТАТАГРОХИМ» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУнең территориаль планлаштыру бүлеге башлыгы Владимир Кандалинцев катнашты. Очрашу башында министр уртак хезмәт һәм конструктив диалог өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук хәзерге вакытта җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күрсәткечләрнең яхшыруын, лицензия шартларын бозу очракларының кимүен билгеләп узды.

Очрашуда җир асты байлыкларын алу өчен каралган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре категориясен сәнәгать җирләренә күчерү, шулай ук 2022 елдан җир асты байлыклары турындагы законнарга үзгәрешләр кертү һәм статистик хисап формаларын тапшырудагы яңалыклар турында фикер алыштылар. Киңәшмә ахырында Министрлык җир асты байлыкларыннан файдаланучылар Советы белән берлектә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ярдәмендә җир мәсьәләсен комплекслы хәл итү бурычларын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International