Кама Тамагы районында зур чүплек бетерелгән

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы бистәсе территориясендә уздырылган экологик мониторинг барышында ТР Экология министрлыгының Идел буе ТИ инспекторлары калдыкларны законсыз урнаштыру урынын ачыклаган. Көнкүреш чүп-чары, пластик һәм полиэтиленның калдыклары, кәгазь һәм катыргы төргәк калдыклары белән 7000 кв.м мәйданлы участок чүпләнгән булган, аның күләме 1000 куб.метр тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта Кама Тамагы районы башкарма комитеты көче белән чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International