Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары Чистай шәһәрендә законсыз кар җыю урынын тапкан

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Чистай шәһәрендә экология мониторингы барышында «Чистопольнефтепродукт» ААҖнең Ибраһимов урамындагы 166 нчы номерлы автоягулык станциясе территориясендә Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары кар массаларын җыюның законсыз урынын ачыклаган. Аның мәйданы – 300 кв.м., күләме 250 куб.м. тигез.

Авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен, вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән, материал Чистай муниципаль районының административ комиссиясенә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International