ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре I һәм II класслы калдыклар белән эшләүнең яңа шартлары турындагы вебинарда катнашты

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

1 марттан I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформа башлана.

Мәгълүмати яктан тәэмин итү максатында I һәм II класслы курыкынчлыкка ия калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы булдырыла. I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар барлыкка китерә һәм калдыклар белән мөстәкыйль эш итә алмый торган хуҗалык эшчәнлеге яки башка эшчәнлек белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар, юридик затлар, әлеге калдыкларны хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр нигезендә федераль операторга тапшырырга тиеш.  

Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы нигезендә, I һәм II класслы куркынычлыкка ия  калдыклар белән эш итү буенча «Федераль экология операторы» федераль дәүләт унитар предприятиесе федераль оператор итеп билгеләнде.  

Булачак кулланучыларга I-II класслы куркынычлыкка ия калдыклар белән эшләүнең яңа тәртибе турында хәбәр итү өчен «Федераль экология операторы» федераль дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре йомгаклау вебинары үткәрде.

Чара барышында түбәндәге юнәлешләрдә фикер алыштылар:

-Калдыклар барлыкка китерә торган предприятие һәм операторлар эшендә 2022 елның 1 мартыннан калдыклар белән эш итү буенча үзгәрешләр барлыкка киләчәк;

 - I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар белән эш итү өлкәсендә кабул ителгән яңа норматив хокукый актлар;

 - Курыкынчлыкка ия калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлү һәм федераль оператор белән килешүләр төзү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International