Сынау алымы белән. Студентларга экологларның анализларны ничек үткәрүен күрсәттеләр

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университеты студентларына экология лабораториясе эшен күрү һәм химик тикшеренүләр үткәрүдә катнашу мөмкинлеше бирелде. Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк бүлеге хезмәткәрләре булачак белгечләргә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе буенча экскурсия үткәрде. Экологлар табигый һәм агынты сулар, кар, атмосфера һавасы, калдыклар, туфрак һәм су катламнары пробаларын ничек алу һәм анализлау турында сөйләде. Шулай ук балаларны анализ алуның физик-химик алымнары, биотест уздыру һәм гидробиология тикшерү методлары белән таныштырдылар.

Экологлар сүзләренә караганда, мондый очрашулар кирәк, чөнки алар студентларга экологларның эше турында күбрәк белергә һәм чынлыкта лаборатор тикшеренүләрнең ничек узуын күрергә ярдәм итә.

Очрашу ахырында КДАУ укытучысы Радик Гыйбадуллин экологларга рәхмәт белдерде һәм мондый чараларның белем бирү циклы өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

Белешмә өчен:

2021 ел дәвамында Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк бүлеге белгечләре 768 проба алган һәм табигый һәм агынты суларга, кар, атмосфера һавасына, калдыкларга, туфракка, су асты катламына 8180 анализ үткәргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International