Казанда вакытлыча кар кую өчен өстәмә урыннар барлыкка килде

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Казанда 7 кар эретү пункты эшли. Шулай ук вакытлыча кар кую урыннары да билгеләнде.  Шунысын да әйтергә кирәк, февраль башында гына да Казанда бер айлык кар яуды. Моңа бәйле рәвештә, вакытлыча кар җыю урыннарына түбәндәге адреслар да өстәлде:

1) Порт урамы, 2А

2) Салават Күпере торак комплексы районында (кадастр номеры 16:00:000000: 32 булган җир кишәрлеге)

3) Ишкәкле спорт төрләре үзәге янында (Архангельск зиратының көньяк өлешендә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең борылыш боҗрасы янында)

4) Бертуган Баталовлар урамы (3 кишәрлек)

Исегезгә төшерәбез, кар кую өчен өстәмә урыннар белән беррәттән, элек билгеләнгәннәре дә гамәлдә. Алар түбәндәгеләр:

1) Васильченко урамы, 41в йорты, Путейская урамы, 10 йорт (Киров һәм Мәскәү районнары);

2) Порт урамы (А. Халиков урамына таба), Порт урамы (тимер юллар арасындагы электр линияләре буенда һәм Халиков урамында), «Горводзеленхоз» тресты муниципаль унитар предприятиесенең җиләк-җимеш питомнигы янындагы Мирный торак массивы (Вахитов һәм Идел буе районнары);

3) Ф. Әмирхан һәм М. Миль урамнары киселеше - автобазар тирәсендә (Авиатөзелеш һәм Яңа Савинов районнары);

4) Дәрвишләр торак массивы (Казан оптика-механика заводы артында), Самосырово торак массивы янында (3 пункт), «Җиденче күк» территориясе тирәсендә (Совет районы).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, карны вакытлыча туплау урыннарын тәкъдим итү Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкаләтләренә керә. Башкарма комитет һәр кишәрлеккә карны вакытлыча урнаштыру урыннарын карап тоту һәм эксплуатацияләү өчен җаваплы кешеләр билгели. Шулай ук җаваплы затлар һәм җирле үзидарә органнары җиргә һәм туфракка тискәре йогынтыны булдырмау чараларын оештырырга (РФ Җир кодексының 12 ст., 13 ст.), туфракны тискәре йогынтыдан саклау чараларын планлаштырырга һәм гамәлгә ашырырга тиеш (шул исәптән, алар югарыда аталган 2.1.3684-21 санитария-эпидемиология кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш). Шул исәптән, вакытлыча кар җыю урыннарына каты коммуналь калдыклар һәм башка калдыкларны урнаштыру тыела, явым-төшем күләменең зур булуына бәйле гадәттән тыш хәлләр вакытында кар массаларын күпләп җыймаска һәм аларны шул урында озак тотмаска кирәк. Карны юк итү өчен, даими рәвештә шәһәрнең кар эретү пунктларына илтергә кирәк. Моннан тыш, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, карны вакытлыча җыю урыннарыннан файдаланганнан соң, җаваплы затлар язгы гомумшәһәр икеайлыгы башланганчыга кадәр күрсәтелгән территорияләрне тиешле санитария-экология халәтенә китерергә тиеш була. Министрлык әлеге йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотачак.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тагын бер кат хәбәр итә: әгәр сез санкцияләнмәгән кар ташлау урынын тапкансыз икән, түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итүегез сорала:

- (843) 267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет аша кабул итү бүлеге буенча;

- +7987216979 номерына бәйле WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары буенча;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясе аша;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International