Саба районы укучылары экология уенында үз белемнәрен тикшерде

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Саба районының үзәк китапханәсендә укучылар өчен махсус экология викторинасы оештырдылар.  Уенның максаты – балаларның күзаллауларын киңәйтү, әйләнә-тирә дөнья буенча белемнәрен тулыландыру. «Шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 4 нче сыйныф укучылары, табигать турындагы эрудицияләрен һәм белемнәрен күрсәтү һәм 4 турдан торган уенда катнашу өчен командаларга бүленде. Балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәде һәм Төньяк территориаль идарәсе белгечләренең өстәмә сорауларына җавап бирде. Актив катнашулары өчен балаларга экология темасына караган  махсус бүләкләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International