«Минем яшел югары уку йортым» дип исемләнгән Бөтенроссия экология проектлары бәйгесендә катнашырга чакырабыз

2022 елның 18 феврале, җомга

«Россиянең яшел югары уку йортлары» дип аталган гомумроссия программасы һәм Россиянең «яшел» югары уку йортлары берләшмәсе «Минем яшел югары уку йортым» дип аталган Бөтенроссия студентлар экология проектлары бәйгесенең икенче дулкынын башлап җибәрде. Бәйге экология тәҗрибәләрен башкаруның нәтиҗәле ысулларын табарга ярдәм итәр һәм яшь буынны экология проблемаларын чишүгә җәлеп итәр дип көтелә.

Бәйгегә гамәлгә ашырылган проектларны да, яңа гына эшләнгән проектларны да тәкъдим итәргә мөмкин.

Катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- команданы бәйге сайтында теркәргә

- бер яки берничә юнәлешне сайлап алырга

- экология проектын төзергә, аны гамәлгә ашыру өчен кирәкле гамәлләрне планлаштырырга

- бәйгегә гариза бирергә

Иң күп балл җыйган ун команда дипломнар һәм тематик бүләкләр алачак. Бәйгедә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы экология проектлары Россиянең югары уку йортлары администрацияләренә гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәчәк.

Бәйге 2022 елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сайттан табарга була: https://мойзеленыйвуз.рф/

Оештыручылар, студентларны проектлар эшләргә илһамландыру һәм бәйгедә актив катнаштыру өчен, чынбарлыкка якын торган «Яшел тылсым» дип аталган мобиль уен эшләде. Ул чынбарлыкта ихтыяҗ зур булган гади экология гамәлләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк. Уен ярдәмендә үз учреждениеңне ничек «яшелләтергә» һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны ничек киметергә икәнлекне белергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International