Республика халкын «Елның Европа агачы - 2022» халыкара бәйгесендә ачык тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Бу бәйгедә Россиядән Орел өлкәсенең Спас-Лутовино утарыннан атаклы Тургенев имәне тәкъдим ителәчәк. Нәкъ тә менә әлеге номинант «Россиянең ел агачы — 2021» илкүләм бәйгесендә җиңүче булып танылган иде. Тургенев имәне 47 претендент арасыннан ачык тавыш бирү юлы белән сайланды.

«Тургенев имәне» - олы тарихи вакыйгаларның шаһиты, әдәби Россия символы һәм Иван Сергеевич Тургенев исеме белән тыгыз бәйләнгән. Риваять буенча, 13-15 яшь булганда, агачны язучы үзе утырткан. Кызганычка каршы, агач 2021 елның 30 ноябрендә булган давыл вакытында шактый зыян күрә, әмма «Европаның ел агачысы» халыкара бәйгесен оештыручылар имәнне Россия номинантлары исемлегенә кертү турында карар кабул итә.

Тавыш бирү бәйгенең рәсми сайтында бара. Сылтамасы: https://www.treeoftheyear.org/. Бүгенге көндә «Тургенев имәне» Польшадан булган претенденттан кала, икенче урында тора. Оештыручылар кагыйдәсе буенча, ике катнашучы өчен тавыш бирергә һәм үз тавышыңны электрон почта аша расларга кирәк. Әйдәгез, уртак тырышлык агачка җиңү яуларга ярдәм итик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International