Балыкның зурысы да, кечкенәсе дә яшәсен!

2022 елның 18 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, Федераль балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  идарә белгечләре белән берлектә, шундый миссия белән бозга чыкты. Бу традициягә кергән акция. Ел саен экологлар табигатьне саклауның башка органнары белән бергә республика сулыкларында аэрация үткәрә. Кышкы чорда, боз катламы аркасында суда кислород дәрәҗәсе кими башлагач, балыкларга ярдәм кирәк була башлый. «Балыклар өчен бәке тишәргә һәм аларга суларга мөмкинлек бирү өчен тишемнәр ясарга кирәк. Сулыкларда, бигрәк тә агынты су булмаган урыннарда аэстрацияләү эшләре боз калынлыгы 10 сантиметрдан артык булган очракта башкарыла, - дип сөйли Министрлыкның су объектларын саклау бүлеге җитәкчесе Вячеслав Долгов. Ә Федераль балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе хезмәткәрләре суда эретелгән кислород күбрәк булган саен, су асты хайваннары үзләрен яхшырак хис итә, дип билгеләп үтә. Тишемнәрне берничә метр ара калдырып ясыйлар. Ул туңмасын һәм һава анда тоткарлыксыз үтсен өчен, камышлардан файдаланалар.  Камыш сабаклары су туңуны булдырмый кала һәм газ алмашу функциясен үти. Мондый чаралар вакытында кислород режимы сулыкта уртача 10-15% ка яхшыра.

Сулыктан тишемнәр аша метан газлары һәм күкертле водородның чыгуы бу чараларның уңай ягы булып тора. 

Кислород җитешмәү теләсә кайсы сулыкта күзәтелә ала, әмма зур булмаган күлләргә һәм буаларга зуррак куркыныч яный. Кабан күле очраклы рәвештә генә сайланмаган, берничә ел элек биредә балыкларның күпләп үтүе теркәлгән иде, һәм хәзерге вакытта экологлар ел саен су астында яшәүчеләрне коткару буенча акция үткәрә. Зур балыклар да, кечкенәләре дә эләксен өчен, Югары Кабанда 50дән артык тишем ясалган. Мондый акцияләр башка сулыкларда да планлаштырыла. Чарада барлык татарстанлыларны да катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International