Яшь экологлар! Сезне «Яшь экологлар – табигать дуслары һәм саклаучылары» дип аталган балалар өчен Бөтенроссия рәсем бәйгесендә катнашырга чакырабыз

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

31 гыйнвардан 25 майга кадәр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, башлангыч сыйныфларда һәм өстәмә белем бирү оешмаларында «Яшь экологлар – табигать дуслары һәм саклаучылар» дип аталган балалар өчен Бөтенроссия рәсем бәйгесе уздырылачак.

Бәйгенең төп максаты – үсеп килүче буында экологик белем һәм культура формалаштыру, шуның нәтиҗәсе буларак, табигатьне, үсемлекләрне һәм хайваннар дөньясын саклау.

Ул 3 яшь категориясенә бүлеп үткәрелә:

«Яшь экологлар – мәктәпкәчә яшьтәге балалар» – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр арасында;

«Яшь экологлар» – башлангыч сыйныф укучылары арасында;

«Яшь экологлар – Табигатьнең яшь сакчылары» – өстәмә белем бирү учреждениесе укучылары арасында.

Бәйгенең беренче этабы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, мәктәпләрдә яки өстәмә белем бирү учреждениеләрендә уза. Беренче этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы өч рәсем Бәйгенең төбәк операторына җибәрелә, ул 2022 елның 14 мартыннан да соңга калырга тиеш түгел. Икенче этап – төбәк операторы иң яхшы рәсемнәрне билгели. Өченче этап – федераль дәрәҗәдәге рәсемнәрне карау һәм бәйгедә җиңүче, призер һәм лауреатларны билгеләү.

Тулырак мәгълүмат Бәйге турындагы нигезләмәдә тәкъдим ителә: http://эколята.рф/wp-content/uploads/2022/02/konkurs-risunka-2022.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International