11 апрельдән 11 майга кадәр VK социаль челтәрендәге рәсми аккаунтта «Табигатьтә начар һава торышы юк» дигән темага видеобәйге уза.
Су саклау зоналарының сакланышын тәэмин итүдә актуаль темалар һәм кайбер проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасының климат сәясәте һәм декарбонизация мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Мәктәпләрдә су объектларына багышланган чираттагы экология дәресләре сезоны башлана.
1 квартал нәтиҗәләре буенча, дәүләт контроле (күзәтчелеге) кысаларында, 521 тикшерү үткәрелә һәм табигатьне саклау законнарын бозуның 494 очрагы ачыклана, шуларның 489ы бетерелә. Барлыгы 11 млн. 425 мең сумлык административ штраф салына.
Хәзер предприятиеләр парник газлары чыгаруны киметүгә (мәсәлән, калдыкларны чистарту системаларын һәм җитештерүне модернизацияләү буенча проектлар), яки аларның йотылуын арттыруга (территорияләрне яшелләндерүгә һәм урманнар утыртуга) юнәлтелгән климат проектларын гамәлгә ашырырга хокуклы.
Теләче районы «Шәдке урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе экологик белем бирү үзәгендә «Экология әйләнә-тирәбездә: укучылар, студентларның тикшеренү һәм проект эшчәнлеге» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
«Экояз-2022» республика акциясе кысаларында Нурлат районында беренче тапкыр «Яз канатларында» дип аталган сыерчык оялары фестивале узды. Акцияне «Буратино» балалар бакчасы коллективы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе вәкилләре һәм урманчылык хезмәткәрләре башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетындагы 3 һәм 4 курс студентлары белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Нурлатның «Киләчәк» Балалар иҗат үзәгендәге балалар өчен «Хәзерге заманның экология мәсьәләләре» дигән темага экология дәресе үткәрде.