Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында республикадагы климат сәясәте һәм декарбонизация мәсьәләләренә багышланган утырыш узды

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасының климат сәясәте һәм декарбонизация мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Татартсан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ренат Галиев һәм экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева утырыш вәкилләре буларак катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре институты вәкиле Айрат Сабиров республика урманнарындагы углеродны депозитлауны бәяләү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Арча урманчылыгы базасыннан углерод диоксидын депозитлау өчен табигый «резервуар» буларак алынган агачсыман үсемлекләрне тикшерү докладның нигезе итеп алынды.

 Спикер, тәкъдим буларак, геомәгълүмати система нигезендә урманнарның мәгълүмати базасын булдыру турында әйтеп китте. Утырышның төп темасы – республика территориясенең урманлыгын 25% ка кадәр арттыру. 

Белешмә өчен:

Урманнарны саклау һәм утырту атмосфера углеродын саклау (депозитлау) ысулы буларак карала, ул табигый ягулык яндырганда атмосферага углекислы газ чыгаруда өлешчә генә булса да тигезлек сакларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International