«Яз канатларында!» Нурлатта сыерчык оялары фестивале узды

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

«Экояз-2022» республика акциясе кысаларында Нурлат районында беренче тапкыр «Яз канатларында» дип аталган сыерчык оялары фестивале узды. Акцияне «Буратино» балалар бакчасы коллективы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе вәкилләре һәм урманчылык хезмәткәрләре башлап җибәрде.  

Бәйге 4 номинация буенча уздырылды: «Стандарт сыерчык оясы», «Оригиналь сыерчык оясы», «Сувенир җимлек» һәм «Экологик сыерчык оясы».

Жюри хөкеменә 200ләп эш тәкъдим ителде. Балалар эшне иҗади якын килеп башкарды: сыерчык ояларының төрле формада булуы, төрлечә эшләнүе, шулай ук стандарт булмаган материалларның кулланылуы шул турыда сөйли. Фестиваль мәйданчыгында мастер-класслар да узды, анда теләгән һәркем оригами техникасы буенча кәгазьдән кош яки җимлек ясап карый алды.
Фестиваль истәлеге итеп экологлар балаларга грамоталар һәм экологик тематикага караган китаплар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International