Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында су саклау зоналарын саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында фикер алыштылар

2022 елның 8 апреле, җомга

Су саклау зоналарының сакланышын тәэмин итүдә актуаль темалар һәм кайбер проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Ведомствоның су объектларын саклау өлкәсендәге эше турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының су объектларын саклау бүлеге җитәкчесе Вячеслав Долгов сөйләде. Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экология халәтен яхшырту» проекты буенча эшләр башкарыла. Проект кысаларында Казансуның өслек сулары составы турында белешмә тупланачак һәм анализланачак, елгага тискәре йогынты ясауның сәбәпләре һәм чыганаклары билгеләнәчәк, тикшерүләр, картография, су җыю мәйданын зоналаштыру үткәреләчәк, шулай ук су объектларының пычрануын булдырмау буенча тәкъдим ителгән чараларның нәтиҗәлелегенә фәнни яктан бәя биреләчәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектлары ярлары буенда су саклаучы урман полосаларын булдыру мөмкинлеген дә карый. Вячеслав Долгов шулай ук республикада дәүләт экология күзәтчелегенә дә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

 

Белешмә өчен:

2013 елдан башлап, су мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең аерым вәкаләтләре кысаларында, федераль бюджеттан субвенцияләр хисабына, законсыз рәвештә судан файдалану фактларын булдырмау һәм гражданнарның су объектларына ирекле үтеп керүен чикләү максатларында, су саклау зоналары чикләрен һәм су объектларының яр буен саклау полосаларын билгеләү буенча эшләр башкарыла. Әлеге эшләрнең нәтиҗәсе буенча су объектлары турындагы белешмәләр законда билгеләнгән тәртиптә Дәүләт су реестрына һәм Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International