Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Нурлатның «Киләчәк» Балалар иҗат үзәгендәге балалар өчен «Хәзерге заманның экология мәсьәләләре» дигән темага экология дәресе үткәрде. Венера Мингалиева бүгенге көннең глобаль проблемасы – җыелып килгән калдыкларның күплеге һәм теге яки бу материал тулысынча таркалып бетсен өчен күпме вакыт таләп ителүе турында сөйләде. Инспектор чүпне аерып җыюның гади кагыйдәләрен өйрәтте һәм чүпне сортларга аеру станцияләренең эше ничек оештырылуын аңлатты. Исегезгә төшерәбез, ТР Экология һәм табигать ресурсалары министрлыгы инспекторлары, гадәттәгечә, үсеп килүче буынга гади экология кагыйдәләрен өйрәтү өчен, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка учреждениеләрдә шундый дәресләр үткәрә.