11 апрельдән 11 майга кадәр VK социаль челтәрендәге рәсми аккаунтта «Табигатьтә начар һава торышы юк» дигән темага видеобәйге уза.
Анда катнашу өчен теләгән һәркем VK социаль челтәрендә, Министрлыкның рәсми профиль тамгасын һәм мәҗбүри иәвештә #эковесна2022, #минэкологиирт хэштегларын күрсәтеп, билгеле бер темага видеоязма тәкъдим итәргә тиеш.
Катнашучының аккаунты ачык, ә видеоязмалар югары сыйфатлы һәм горизонталь рәвештә төшерелгән булырга тиеш. Болар мәҗбүри шартлар булып тора.
Бәйге өч номинациядә уза:
- «Табигатьнең уянуы» - видеоязмада яз килү белән табигатьнең уянуы тәкъдим ителә;
- «Буыннан - буынга» - видеязмада «ЭКОВЕСНА 2022» республика бәйгесе кысаларында, экология темасына бәйләп, буыннар мөнәсәбәте күрсәтелә (мисал буларак, бергәләп сыерчык оялары ясау, агачлар утырту, каты коммуналь калдыкларны аерып җыю).;
- «Тематик видео» - «ЭКОВЕСНА2022» республика бәйгесе кысаларындагы экология чаралары турындагы видеоязмалар.
Иң яхшы эшләрне башкаручыларга «Эковесна 2022» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.