РФ Хөкүмәте карары нигезендә климат проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен верификацияләү кагыйдәләре расланды

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Хәзер предприятиеләр парник газлары чыгаруны киметүгә (мәсәлән, калдыкларны чистарту системаларын һәм җитештерүне модернизацияләү буенча проектлар), яки аларның йотылуын арттыруга (территорияләрне яшелләндерүгә һәм урманнар утыртуга) юнәлтелгән климат проектларын гамәлгә ашырырга хокуклы. Климат проекты тәмамланганнан соң аны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен вәкаләтле орган тикшерергә тиеш. Татарстан Республикасында парник газларын валидацияләү һәм верификацияләү органы буларак «Университет Иннополис» аккредитацияләнгән. Верификация этабын узганнан соң, климат проектын башкаручы углерод берәмлекләре реестрында углерод берәмлекләрен үз хисабына ала.

Белешмә:
Углерод берәмлеге - климат проектының күләм күрсәткече, ягъни климат проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча һавага чыгарыла торган зыянлы матдәләрне киметүнең төгәл күләме. Углерод берәмлеге парник газларының күләмен белдерә.

Углерод берәмлекләре РФ Хөкүмәте билгеләгән махсус оператор ярдәмендә төзелә һәм углерод берәмлекләре реестрында исәпкә алына. Асылда, углерод берәмлекләре реестры сәүдә мәйданчыгы функциясен башкара, анда углерод берәмлекләрен исәпкә алу, мөрәҗәгать итү һәм түләү процесслары бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International