Табигатьне саклау законнарын бозу күренешләренең 98,9% бетерелгән. ТР Экология министрлыгы 2022 елның 1 кварталындагы күзәтчелек эшчәнлегенә йомгак ясады

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

1 квартал нәтиҗәләре буенча, дәүләт контроле (күзәтчелеге) кысаларында, 521 тикшерү үткәрелә һәм табигатьне саклау законнарын бозуның 494 очрагы ачыклана, шуларның 489ы бетерелә. Барлыгы 11 млн. 425 мең сумлык административ штраф салына. Шулай ук закон бозучыларга 27 млн.552 мең сумга исәпләнгән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау турында шикаятьләр һәм дәгъвалар җибәрелә. Процессуаль карар кабул итү өчен, хокук саклау органнарына 5 материал җибәрелә, аларның берсенә «Законсыз эшкуарлык» Россия Федерациясенең Җинаять кодексындагы 171 статьясындагы 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатыла. Татарстан Республикасы Мамадыш районының Кызыл тау авыл җирлеге территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалану хокукы туктатылган чорда билгесез затларның гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгаруы билгеле була. Китерелгән зыян 1 млн 559 мең сумга якын дип исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International