Мәктәпләрдә су объектларына багышланган чираттагы экология дәресләре сезоны башлана.
Менә инде өченче ел инде рәттән су ресурслары федераль агентлыгы, ЭКА хәрәкәте ярдәме белән, «Су белгечләре» дип аталган Бөтенроссия агарту проектын үткәрә. Анда төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнаша ала. «Су бүләге. Су һөнәрләре» дип аталган беренче дәрес 2020 елда узды. Бу елның темасы: «Суга ачкыч: ясалма сулыклар». «Ясалма сулыклар турындагы яңа дәрес укучыларның суны саклап тоту юнәлешендәге белемнәрен генә арттырып калмый, ә аларда тиешле күнекмәләр формалаштыруга да этәргеч бирә. Бурычларны чишүдә иң отышлы ысуллар табу, иҗади яктан фикер йөртү һәм үз фикереңне формалаштыру өчен, дәрестә катнашучылар командада эшләргә, фикер алышырга һәм хезмәттәшлек итәргә өйрәнәчәк» – дип билгеләп үтте Экокласс.рф. проектының координаторы Мария Циммерман. Һәр экология дәресе өч яшь категориясе өчен җайлаштырылган һәм әлеге материаллар ярдәмендә дәресләрне сыйныфта да, читтән торып та үткәрергә мөмкин. https://ключкводе.рф/ сайтында дәресне үткәрү өчен барысын да табарга мөмкин. Анда төрле презентацияләр дә, таратма материал да, методик кулланмалар да бар.