Теләче районы «Шәдке урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе экологик белем бирү үзәгендә «Экология әйләнә-тирәбездә: укучылар, студентларның тикшеренү һәм проект эшчәнлеге» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә Татарстан, күрше республика, Мәскәү өлкәсе, шулай ук Казахстан һәм Төркмәнстан студентлары һәм укытучылары да катнашты. Ул ике этапта үтте, икенче этапка 55 катнашучы чыкты. Алар үзләренең проект эшләрен дүрт юнәлеш буенча яклады:
- мәктәптә һәм югары уку йортында экология һәм табигатьтән файдалануга өйрәткәндә тикшеренү һәм проект эшчәнлеген оештыру;
- туган якны өйрәнгәндә укучы яшьләргә экологик-географик тәрбия бирү;
- белем бирү процессында экологик-географик алымнар һәм методлар куллану;
- башлангыч сыйныфларда һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре проектларны бәяләү эшендә катнашты.