ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына рөхсәтсез калдыклар ташлау турында хәбәр килде. Инспекторлар әле кышын гына Торфяная урамында тикшерү белән чыккан булган.

Мондый рейдлар су объектларындагы су саклау зоналарының пычрануын һәм язгы ташу суларының сыйфаты начараюын булдырмау максатыннан үткәрелә.

 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булып узды.

Бүген Буа шәһәре «Лицей-интернат»ының беренче сыйныф укучылары Идел Аръягы территориаль идарәсе экологлары белән бергә космонавтика һәм космик сәяхәтләр дөньясына чумдылар.

Татарстанда санитария-экология икеайлыгы дәвам итә. 


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының эш режимнары буенча тәкъдимнәр әзерләүгә караган ведомствоара комиссиядә әлеге сусаклагычларның эш режимы турындагы тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар.

Төньяк территориаль идарә хезмәткәрләре Балтач районы «Б.С. Рәхимов исемендәге Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныф укучыларына кошларга яшәргә уңайлы булсын өчен, сыерчык оясын ничек итеп ясарга кирәклеге турында сөйләде.

 

Шәһәр халкы хәбәр иткәнчә, Яңа Савинов районында Казансу яр буе полосасында аңлаешсыз төскә кергән күбек барлыкка килә. Экологлар әлеге шикаять буенча урынга чыга.


8
апрель, 2022 ел
җомга

Икеайлыкның беренче атнасында (ул 1 апрельдә башланып китте) Министрлык һәм ведомстволарның күзәтчелек органнары Татарстан буенча 210 хокук бозу очрагын ачыклаган (шуларның 100 бетерелгән), 58 беркетмә төзегән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International