«Ничек итеп әйләнә-тирә мохитне саклау инспекторы булырга?» Казан дәүләт аграр университеты студентлары белән очрашуда Министрлык хезмәткәрләре бу һәм башка сорауларга җавап бирде

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетындагы 3 һәм 4 курс студентлары белән очрашу үткәрде. Үзәк территориаль идарә җитәкчесе Радик Нәҗметдинов күзәтчелек инспекторының эш үзенчәлекләре турында сөйләде, табигатьне саклау ведомствосы хезмәткәренең нәрсәне белергә тиешлеген искәртте һәм яңа эш башлаучы хезмәткәргә нинди сыйфатларның ярдәм итәчәген әйтте. Ул студентларның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына эшкә урнашканда нәрсә белергә кирәк дигән сорауларына да җавап бирде һәм дәүләт хезмәткәренең эш өстенлекләре турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International