Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Максим Александрович Михайловның туган көне. Ул министрлыкта 2005 елның маеннан бирле эшли. Башта информацион-аналитик эшчәнлек идарәсенең җыелма анализ бүлегенең I разрядлы өлкән белгече иде, хәзерге вазифасын 2013 елдан башкара.
Экология министрлыгы коллективы Максим Александровичны туган көне белән котлап, аңа иң кыю ният һәм башлангычларының тормышка ашуын, бетмәс яшәү дәрте, гаилә иминлеге, озын гомер һәм ныклы сәламәтлек тели.
Бүген Татарстан прокуратурасында, Илдус Нәфыйков рәислегендә, республика хокук саклау органнары җитәкчеләренең координация киңәшмәсе үткәрелде, ул хокук саклау органнарының урманнардан файдалану һәм урман саклау өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча үзара бәйләнеше мәсьәләләренә багышланды.
Чарада Идел төбәкара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
Киңәшмә йомгаклары буенча анда катнашучылар тармак-ара бәйләнешләр һәм координацияне арытаба камилләштерүгә, хокук саклау һәм тикшеренү органнарының, прокурор күзәтчелегенең эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән конкрет чаралар әзерләргә ниятлиләр.
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рециркуляцияләү системалары белән җиһазлау эшләре дәвам итә. Бүген Казанда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “Пикник” ҖЧҖнең Челюскин ур. 43 адресында урнашкан автоягулык станциясендә нефть продуктлары салуның йомык системасы белән таныштылар. Система резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан мотор ягулыгы парларын арытаба нефть базаларында рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыюдан тора.
�гия һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров 2014 елда территорияләрне чистарту йомгаклары турында сөйләде. Быел, Казанда су спорты буенча Дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле рәвештә, су объектларын карап тотуга зур әһәмият биреләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бүген Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары хакимиятендә хакимият башлыгы урынбасары Рәмил Сафин әлеге районнар территориясендә эш итүче 70тән артык оешма һәм предприятие вәкилләре катнашында төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда язгы ташу чорына әзерлек һәм республикада санитар-экологик икеайлык үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров 2014 елда территорияләрне чистарту йомгаклары турында сөйләде. Быел, Казанда су спорты буенча Дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле рәвештә, су объектларын карап тотуга зур әһәмият биреләчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 11 мартында Татарстан Хөкүмәте Йортында Идел төбәкара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. Анда шулай ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Казан төбәкара табигать саклау прокуроры Олег Даминов катнашты. Очрашу кысаларында табигать саклау законнарын Татарстан территориясендә үтәү мәсьәләләре тикшерелде.
Балалар экология-биология үзәге, Түбән Кама район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Әйләнә-тирәлекне саклау бүлеге белән берлектә, “Татарстанның чиста урманнары” дигән муниципаль балалар иҗаты конкурсы үткәрә. Аның максаты – яшь буында экологик культура формалаштыру, укучыларны туган якның тарихи һәм табигый мирасы белән ныграк кызыксындыру. Конкурс 2015 елның 20 мартыннан 1 сентябренә кадәр, укучыларның җәйге каникулда танып-белү һәм иҗат активлыгын күтәрүне күздә тотып үткәрелә.
2015 елның 10-27 мартында 4нче балалар экология-биология үзәгендә Кече яшьтәге мәктәп балаларының «Юннат-2015» II региональ фәнни-гамәли экологик конференциясе үткәрелә. Анда гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларының 7-11 яшьләрдәге (1‑5 класслардагы) укучылары катнаша ала. Тәкъдим ителгән эшләрдә экспериментлар, тикшеренүләр, куелган максат, шул максат буенча ирешелгән ахыргы һәм арадаш нәтиҗәләр булырга тиеш. Конкурсант гамәли тикшеренү эшендә үзе катнашырга бурычлы.
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне якты-матур яз бәйрәме – 8 Март белән чын күңелдән котлыйм!
Бу язгы көндә, кадерле хатын-кызлар, мин сезгә һәм якыннарыгызга, барыннан элек, ныклы сәламәтлек, татулык, күңел җылысы, ярдәмчеллек, бетмәс куәт, иминлек, уңышлар, яңа идеяләр һәм якты киләчәк телим! Һәр көнегез якын кешеләрегезнең җылысы, игътибары белән тулып торсын, яныгызда ышанычлы ирләр булсын!
Бүген Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексы базасында Татарстан дәүләт хезмәткәрләренең V спартакиадасы башланды. Чаңгы узышларында Татарстан министрлыклары һәм тармакларының 27 командасы катнашты. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тулай команда исәбендә 6нчы урынны алды.