Экология министрлыгы белгечләре «Пикник» ҖЧҖ автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын рециркуляцияләү системасының эшен карады

2015 елның 13 марты, җомга

Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рециркуляцияләү системалары белән җиһазлау эшләре дәвам итә. Бүген Казанда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “Пикник” ҖЧҖнең Челюскин ур. 43 адресында урнашкан автоягулык станциясендә нефть продуктлары салуның йомык системасы белән таныштылар. Система резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан мотор ягулыгы парларын арытаба нефть базаларында рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыюдан тора.

2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларга ярашлы рәвештә җиһазлау белән шөгыльләнә. Казанда мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән 62 станция җиһазланган.

Бу юнәлештәге эшләр ягулык салу комплексы объектларыннан атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару рәвешендәге техноген йөкләнешне шактый киметүгә китерә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International