8 мартта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Әүхәт улы Маликов туган көнен үткәрә. Ул министрлыкта 2013 елның маеннан бирле эшли.
Экология министрлыгы коллективы Альберт Әүхәтовичны туган көне белән котлап, аңа иң кыю ният һәм башлангычларында уңышлар, бетмәс куәт, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер тели.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республикага эш визиты белән килгән ЮНИДО делегациясе белән очрашу үткәрелде. Делегацияне ЮНИДОның халыкара эксперты Кристобаль Вигнал, милли эксперт Александр Кнорре, ЮНИДО проектларының милли координаторлары Борис Мельничук һәм Максим Елисеев тәшкил итә. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов аларга Экология министрлыгының эшләре, “Татарстан Республикасының экологик картасы” системасын эштә куллану турында сөйләде. Очрашу кысаларында шулай ук берничә уртак экологик проектны тормышка ашыру тикшерелде.
2015 елның 1 апреленә кадәр “Экология. Иҗат. Балалар.” фестивале кысаларында үткәрелүче халыкара иҗат конкурсына гаризалар кабул ителә. Оештыручысы – Мәскәү зоопаркы. Төп бурычы – балаларны иҗат аша экологик проблемаларга җәлеп итү. Конкурска экология темасына бәйле шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар, спектакльләр, оригиналь сценарийларга нигезләнгән фильмнар һәм мультфильмнар, фотографияләр, сәнгати һәм кулланма эшләр кабул ителә. Анда Россиянең һәм чит илләрнең теләсә кайсы гражданы катнаша ала.
2015 елның 1 мартында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районындагы кыргый карьерларны тикшерү максатыннан төнге рейд оештырды. Аның барышында Буадан 1 км көнбатышта урнашкан карьерны законсыз казу факты ачыкланды. Җир асты байлыкларыннан ярашлы лицензиясе булмаган килеш файдаланган өчен хосусый эшмәкәр И.И.Гыймадиевка карата 7.3 статьяның 1 өлеше буенча беркетмә төзелде.
Карьерларны рөхсәтсез казу урыннарын оперативрак табу өчен Татарстан Экологик һәм табигый байлыклар министрлыгы
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Рәйсә Шаһидуллинага экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм әйләнә-тирәлекне саклауга керткән өлешләре өчен “Татарстанның атказанган экологы” исеме бирелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең өлкән белгече Рөстәм Гәрәевка намуслы хезмәтләре, Татарстанның экологик куркынычсызлыгын һәм әйләнә-тирәлеген саклауга керткән лаеклы өлеше өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте белдерелде.
5 мартта Яшьләрнең “Дөньяны чистартыйк!” II социаль-экологик реклама конкурсында катнашуга гаризалар бирү төгәлләнә.
Конкурс укучы балаларны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә сәнгать аркылы экологик һәм социаль-экономик проблемаларны чишүнең яңа юлларын табу мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә. Анда мәктәп балалары һәм 22 яшькә кадәрге студентлар (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.
Номинацияләр:
1. Социаль плакат
2. Социаль видеоролик
3. Кыска метражлы фильм
4. Мультипликацион фильм
5. Видеоклип
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 52нче урта мәктәбе укучылары өчен шөгыль үткәреп, сигезенче классларга идарәнең эшчәнлеге, әйләнә-тирәлеккә мониторинг алымнары, эштән чыккан бәтәрәйләрне дөрес утильләштерү турында сөйләделәр. Шулай ук лаборатор контроль үрнәкләрен күрсәттеләр, кайбер процедураларны укучылар үзләре башкарып карады.
Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында хезмәткәрләрне керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда Электрон Хөкүмәтнең эчке контурындагы электрон сервисны кулланырга өйрәтү үткәрелде.
Өйрәтүдә Министрлыкның үзәк аппаратыннан, Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясеннән 50дән артык хезмәткәр катнашты, шулай ук Министрлыкның территориаль идарәләре белән видео-элемтә оештырылды.