Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел төбәкара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 11 мартында Татарстан Хөкүмәте Йортында Идел төбәкара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. Анда шулай ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Казан төбәкара табигать саклау прокуроры Олег Даминов катнашты. Очрашу кысаларында табигать саклау законнарын Татарстан территориясендә үтәү мәсьәләләре тикшерелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International