Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне якты-матур яз бәйрәме – 8 Март белән чын күңелдән котлыйм!
Бу язгы көндә, кадерле хатын-кызлар, мин сезгә һәм якыннарыгызга, барыннан элек, ныклы сәламәтлек, татулык, күңел җылысы, ярдәмчеллек, бетмәс куәт, иминлек, уңышлар, яңа идеяләр һәм якты киләчәк телим! Һәр көнегез якын кешеләрегезнең җылысы, игътибары белән тулып торсын, яныгызда ышанычлы ирләр булсын! Хыялларыгыз чынга ашсын, йөзләрегез елмаюдан балкысын!
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры
Артем Сидоров