ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга

2015 елның 1 апреленнән Татарстанда шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Аңа әзерлек кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан, муниципалитетлар вәкилләре катнашында, зона киңәшмәләре үткәрелә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Зәйдә (Сарман районы вәкилләре катнашында), Түбән Камада, Чаллыда (Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Мамадыш районнары вәкилләре катнашында) һәм Алабугада киңәшмәләр үткәрде.

Аларда шундый мәсьәләләр тикшерелде:

– тармак территорияләрен санитар чистарту планын раслау;

– икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзү;

– муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең торак җир һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү буенча эшчәнлеге;

Бүген Казанның 84нче “Яшьлек” балалар бакчасында Бөтендөнья Су хәзинәләре көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әзерләгән иде. Экологик агарту һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова балалар белән конкурслар, викториналар һәм интерактив уеннар үткәрде.

Чараның максаты – тәрбия-белем тирәлегендәге гаилә – бала – балалар бакчасы – җәмгыять субъектларының экологик гыйлемнәрен күтәрү, суның үзлекләре, торышлары һәм функцияләре турында белем бирү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, су хәзинәләрен бәрәкәтле куллану тәрбияләү.



19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 1 апреленнән Татарстанда шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Аңа әзерлек кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан, муниципалитетлар вәкилләре катнашында, зона киңәшмәләре үткәрелә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Әлмәт, Лениногорск шәһәрләрендә (Чирмешән һәм Норлат районнары вәкилләре катнашында), Бөгелмәдә һәм Азнакайда (Мөслим, Ютазы, Баулы районнары вәкилләре катнашында) киңәшмәләр үткәрде.

Аларда шундый мәсьәләләр тикшерелде:

– тармак территорияләрен санитар чистарту планын раслау;

– икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзү;

– муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең торак җир һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү буенча эшчәнлеге;


Буа шәһәренең 2нче лицеенда мәктәп балаларының “Яшел дөнья үз кулыңда” дигән XIV район экологик конференциясе үткәрелде. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. Конференциянең максаты – мәктәп балаларының экологик белемнәрен камилләштерү, мәктәпләрдә экологик культураны үстерү буенча эшләрне мотивлаштыру, тулай, коммуникатив һәм тикшеренү компетенциясе кимәлен күтәрү иде.

Мәктәп балалары конференциясе түбәндәге секцияләр буенча үткәрелде:

– гомуми экология;

– туган як экологиясе;

– әйләнә-тирәлек һәм кеше саулыгы.

Өч секциядә беренче урыннарны алдылар

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров республиканың муниципаль берәмлекләре белән шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен санитар чистарту буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. 2015 елның 18 мартында Татарстан Министрлар Кабинетының “2015 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турындагы” карары чыккан. Министр муниципалитетларның вазифалы затларын һәм административ комиссияләрне бозышларны ачыклау һәм административ материаллар төзү буенча актив эшчәнлек алып барырга чакырды. Муниципалитетларның үз территорияләрен тиешле санитар тәртиптә тоту буенча барлык төр күзәтчелек вәкаләтләре бар. 

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Фәннәр Академиясе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты нигезләгән В.А.Попов исемендәге премияне бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы булып узды. Ул премия Татарстан Республикасының экологик куркынычсызлыгы проблемаларын чишү өчен зур фәнни һәм практик әһәмияткә ия булган фәнни эшләр, ачышлар һәм уйлап табулар яисә җыелма фәнни эшләр өчен, галимнәрне экология һәм табигатьтән бәрәкәтле файдалану өлкәсендәге, фән һәм практика өчен әһәмиятле фәнни хезмәтләре, фәнни ачышлары һәм уйлап табулары өчен дәртләндерү максатында бирелә.

Конкурс комиссиясе әгъзалары конкурска 2015 елда бирелгән эшләрне карады. Конкурс комиссиясенә керәләр: Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Татарстан Фәннәр Академиясе Президиумы каршындагы экологик проблемалар буенча фәнни совет рәисе, К(И)ФУның кафедра мөдире Венера Латыйпова 

 


Бүген Санкт-Петербургта “Зур шәһәр экологиясе” форумы үз эшен башлады. Чара Санкт-Петербург хөкүмәтенең Табигатьтән файдалану, әйләнә-тирәлекне саклау һәм эко­логик куркынычсызлыкны тәэмин итү комитеты ярдәмендә үткәрелә. 18 мартта Россия Федерациясе субъектларының һәм шәһәрләрнең, шулай ук төбәкләрнең һәм шәһәрләрнең табигать саклау органнарының ике семинар-очрашуы булачак. Шул ук көнне “Россия шәһәрләрендә әйләнә-тирәлекне саклауның көнүзәк мәсьәләләре” дигән конференция үткәрелә. 19 мартта “Шәһәр территорияләрендә экологик мониторинг оештыру”, “Таби­гать саклау эшчәнлеген информацион тәэмин итү”, “Бәтәрәй һәм аккумуляторларны җыю һәм эшкәртү проблемалары” дигән өч семинар үткәрү ният ителә. Төньяк-Көнбатыш Рос­сиянең


 


17
март, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстанда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә эшләүче социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс үткәрә. Гаризалар 2015 елның 16 мартыннан 14 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурста закон билгеләгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан территориясендә үз оештыру документларына ярашлы рәвештә “Коммерциясез оешмалар турындагы” федераль законның 31.1 статьясында каралган эшчәнлек төрләрен  конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел башкаручы коммерциясез оешмалар катнаша ала.

проекты каралды.

 


 

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында фәнни-техник совет (җир асты байлыкларыннан файдалану секциясе) утырышы булып узды. Утырышны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Акчурин үткәрде. Биектау районында проектланучы торак массивны эчә торган су һәм хуҗалык-көнкүреш сулары белән тәэмин итүче җир асты чыганагын нигезләү өчен эзләү-бәяләү эшләре хисабы һәм бораулана торган скважиналардан, ГИСны керн анализына бәйләү максатында, керн, шлам һәм грунтлар сайлап алу стандартларын әзерләү проекты каралды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

p>

 

– Кеше экологиясе һәм аның саулыгы.

Быел конкурста катнашуга Татарстанның Кама буе төбәгендә яшәүче 400дән артык укучы бала гариза биргән.


 


16
март, 2015 ел
дүшәмбе

28 мартта Чаллы шәһәренең “1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае” өстәмә белем бирү муниципаль автоном мәгариф оешмасында “Мин дөньяны өйрәнәм” конкурсының турыдан-туры катнашмалы этабы үткәрелә. 1-4 класс укучыларының тикшеренү һәм иҗат эшләренең IV республика конкурсын интеллектуаль үсеш бүлеге Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәмендә үткәрә.

Конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә:

– Экология: тере булмаган табигать е иде, хәзерге вазифасын 2013 елдан башкара.

 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International