Бүген Татарстан прокуратурасында республика хокук саклау органнары җитәкчеләренең координация киңәшмәсе үткәрелде

2015 елның 13 марты, җомга

Бүген Татарстан прокуратурасында, Илдус Нәфыйков рәислегендә, республика хокук саклау органнары җитәкчеләренең координация киңәшмәсе үткәрелде, ул хокук саклау органнарының урманнардан файдалану һәм урман саклау өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча үзара бәйләнеше мәсьәләләренә багышланды.

Чарада Идел төбәкара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.

Киңәшмә йомгаклары буенча анда катнашучылар тармак-ара бәйләнешләр һәм координацияне арытаба камилләштерүгә, хокук саклау һәм тикшеренү органнарының, прокурор күзәтчелегенең эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән конкрет чаралар әзерләргә ниятлиләр.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International