Татарстанда үткәреләчәк V Республика яшьләр форумында катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнде. “Экологик куркынычсызлык” юнәлеше буенча егермедән артык эш керде. Алдан карау йомгаклары буенча билгеле таләпләргә ярашлы эшләр сайлап алыначак. Презентацияне апрельнең беренче яртысына үткәрү ниятләнә. Форумда 16-30 яшьләрдәге сәләтле яшьләр (35 яшькәчә булган галимнәр), балаларның һәм яшьләрнең җәмәгать оешмалары активы катнаша. Аның кысаларында “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр тирәлеге”, “Син эшмәкәр”, “Игелек технологиясе”, “Куркынычсызлык”, “Кече Ватан”, “Арт-квадрат”, “Белешмәләр агымы”, “Яшьләр коррупциягә каршы”, “Киләчәккә старт” дигән 10 тематик мәйданчык эшли. Яшьләрнең иң яхшы проект һәм идеяләре форумның финал күргәзмәсендә Татарстан җитәкчелегенә күрсәтеләчәк һәм арытаба ярдәм һәм башкару өчен профильле министрлыкларга һәм тармакларга йөкләмәләр исемлегенә кертеләчәк. Былтыр экология өлкәсендә иң уңышлы дип гражданнарның хокукый аңың формалаштыруга, экологик культураны күтәрүгә бәйле проектлар һәм шәһәрнең һава тирәлеген автомобиль төтененнән саклау өчен яшел үсентеләр утыртуны планлаштыру проекты танылган иде.
Министрлыкның матбугат хезмәте