Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары хакимиятендә санитар-экологик икеайлык көннәрендә эш итү планы тикшерелде

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары хакимиятендә хакимият башлыгы урынбасары Рәмил Сафин әлеге районнар территориясендә эш итүче 70тән артык оешма һәм предприятие вәкилләре катнашында төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда язгы ташу чорына әзерлек һәм республикада санитар-экологик икеайлык үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров 2014 елда территорияләрне чистарту йомгаклары турында сөйләде. Быел, Казанда су спорты буенча Дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле рәвештә, су объектларын карап тотуга зур әһәмият биреләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International