Бүген Экология министрлыгының координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгының туган көне

2015 елның 14 марты, шимбә

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Максим Александрович Михайловның туган көне. Ул министрлыкта 2005 елның маеннан бирле эшли. Башта информацион-аналитик эшчәнлек идарәсенең җыелма анализ бүлегенең I разрядлы өлкән белгече иде, хәзерге вазифасын 2013 елдан башкара.

Экология министрлыгы коллективы Максим Александровичны туган көне белән котлап, аңа иң кыю ният һәм башлангычларының тормышка ашуын, бетмәс яшәү дәрте, гаилә иминлеге, озын гомер һәм ныклы сәламәтлек тели.

Министрлыкның матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International