2015 елның 10-27 мартында 4нче балалар экология-биология үзәгендә Кече яшьтәге мәктәп балаларының «Юннат-2015» II региональ фәнни-гамәли экологик конференциясе үткәрелә. Анда гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларының 7-11 яшьләрдәге (1‑5 класслардагы) укучылары катнаша ала. Тәкъдим ителгән эшләрдә экспериментлар, тикшеренүләр, куелган максат, шул максат буенча ирешелгән ахыргы һәм арадаш нәтиҗәләр булырга тиеш. Конкурсант гамәли тикшеренү эшендә үзе катнашырга бурычлы.
Конференциянең секцияләре:
– Торак экологиясе.
– Экология: тере булмаган табигать объектлары һәм күренешләре.
– Хайваннар экологиясе.
– Үсемлекләр экологиясе.
– Кеше экологиясе.
– Су экологиясе.
Конференциянең турыдан-туры катнашулы этабы 17 апрельдә, Чаллы ш., Яңа ш., Мәктәп бульвары 2 й. (18/09), 4нче экология-биология үзәге адресы буенча үткәрелә. Конференцияне оештыручылар: Чаллы шәһәр башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, 4нче экология-биология үзәге, “Челныводоканал” ЯАҖ. Чараның максаты – шәһәрнең һәм төбәкнең мәгариф оешмаларында укучыларны әйләнә-тирәлекнең торышын өйрәнүгә, аны саклауга җәлеп итү.
Эшләр ekolog_chelny@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Тулырак белешмәләр Чаллы экология-биология үзәге сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте