«Татарстанның чиста урманнары» конкурсы игълан ителде

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Балалар экология-биология үзәге, Түбән Кама район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Әйләнә-тирәлекне саклау бүлеге белән берлектә, “Татарстанның чиста урманнары” дигән муниципаль балалар иҗаты конкурсы үткәрә. Аның максаты – яшь буында экологик культура формалаштыру, укучыларны туган якның тарихи һәм табигый мирасы белән ныграк кызыксындыру. Конкурс 2015 елның 20 мартыннан 1 сентябренә кадәр, укучыларның җәйге каникулда танып-белү һәм иҗат активлыгын күтәрүне күздә тотып үткәрелә.

Конкурсның номинацияләре:

– “Урманны уттан саклыйк” дигән рәсем конкурсы.

– “Кояш хәзинәсе” дигән иҗади язмалар конкурсы.

– “Шәһәр яны урманының гүзәл почмагы” дигән фотографияләр конкурсы.

Конкурста катнашучылар өч яшь төркеменә бүленә:

– 7-10 яшьлекләр;

– 11-14 яшьлекләр;

– 15-17 яшьлекләр.

Эшләр һәм гаризалар 1-15 сентябрьгә кадәр Шишкин ур. 59 й. адресында урнашкан Түбән Кама балалар экология-биология үзәгендә кабул ителә.

Министрлыкның матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International