Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстанда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә эшләүче социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс үткәрә. Гаризалар 2015 елның 16 мартыннан 14 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурста закон билгеләгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан территориясендә үз оештыру документларына ярашлы рәвештә “Коммерциясез оешмалар турындагы” федераль законның 31.1 статьясында каралган эшчәнлек төрләрен конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел башкаручы коммерциясез оешмалар катнаша ала.
Катнашу шартлары турында җентеклерәк белешмәләр Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә.
Катнашуга документларны претендент үзе я аның ышанычлы заты кәгазь һәм электрон нигездә бирә яисә “На конкурс СО НКО” тамгасы белән, электрон версияне дә кушымталап, 420049, Казан ш., Павлюхин ур. 75, 108 каб. адресына җибәрә. (Почта аша җибәрелгән документларда җибәрү датасы белән штемпель булырга тиеш.)
Контактлар: Вәлиуллин Дамир Фәргатович, Гыйльмеҗанова Елена Геннадьевна
(843) 267-68-11, 264-23-67
Министрлыкның матбугат хезмәте