Бүген Санкт-Петербургта “Зур шәһәр экологиясе” форумы үз эшен башлады. Чара Санкт-Петербург хөкүмәтенең Табигатьтән файдалану, әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү комитеты ярдәмендә үткәрелә. 18 мартта Россия Федерациясе субъектларының һәм шәһәрләрнең, шулай ук төбәкләрнең һәм шәһәрләрнең табигать саклау органнарының ике семинар-очрашуы булачак. Шул ук көнне “Россия шәһәрләрендә әйләнә-тирәлекне саклауның көнүзәк мәсьәләләре” дигән конференция үткәрелә. 19 мартта “Шәһәр территорияләрендә экологик мониторинг оештыру”, “Табигать саклау эшчәнлеген информацион тәэмин итү”, “Бәтәрәй һәм аккумуляторларны җыю һәм эшкәртү проблемалары” дигән өч семинар үткәрү ният ителә. Төньяк-Көнбатыш Россиянең Парламент Ассоциациясенең экология буенча даими комитеты форум утырышын үткәрә, анда, аерым алганда, су бирү, су бүлү һәм юынты суларны чистарту объектларын реконструкцияләү чараларын финанслау проблемалары, шулай ук калдыклар белән эш итү өлкәсендә хокукый көйләүнең үзгәрешләре тикшереләчәк. Форум 20 мартта ябыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте