Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Фәннәр Академиясе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты нигезләгән В.А.Попов исемендәге премияне бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы булып узды. Ул премия Татарстан Республикасының экологик куркынычсызлыгы проблемаларын чишү өчен зур фәнни һәм практик әһәмияткә ия булган фәнни эшләр, ачышлар һәм уйлап табулар яисә җыелма фәнни эшләр өчен, галимнәрне экология һәм табигатьтән бәрәкәтле файдалану өлкәсендәге, фән һәм практика өчен әһәмиятле фәнни хезмәтләре, фәнни ачышлары һәм уйлап табулары өчен дәртләндерү максатында бирелә.
Конкурс комиссиясе әгъзалары конкурска 2015 елда бирелгән эшләрне карады. Конкурс комиссиясенә керәләр: Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Татарстан Фәннәр Академиясе Президиумы каршындагы экологик проблемалар буенча фәнни совет рәисе, К(И)ФУның кафедра мөдире Венера Латыйпова, Татарстан ФА Президиумы киңәшчесе, академик Әхәт Ильясов, К(И)ФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры, б.ф.д., проф. Светлана Селивановская, Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры урынбасары, б.ф.к., доцент Рушан Сабиров, Татарстан ФА ИПЭН директоры урынбасары, б.ф.к., доцент Дмитрий Иванов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин.
Тәкъдим ителгән һәр конкурс эше буенча ике бәйсез эксперт билгеләнеп, Конкурс комиссиясенә эшләрнең экспертиза бәяләмәсен тапшырды. Конкурс комиссиясенең Татарстан Фәннәр Академиясе Президиумы каршындагы Экологик проблемалар буенча фәнни советның Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Казан федераль университеты вәкилләре катнашында узган киңәйтелгән утырышында расланган карары, шулай ук премиягә лаек булган эшнең кыскача аннотациясе республика хәбәр чараларында бастырылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте